29 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов һәм Эльмира Зарипова Дәүләт Думасы депутаты мандатларыннан баш тарттылар
Федераль исемлек буенча «Бердәм Россия»дән Татарстандагы өч кандидат тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары мандатын алудан баш тартты – ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Александр Лапин һәм Эльмира Зарипова. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Табыш кими, банкротлар арта
-
Яңалыклар
Казанда Россия – Иран матчыннан соң җанатарлар өчен бушлай махсус автобуслар билгеләнә
29 сентябрь көнне Россия һәм Иран җыелма командалары арасында футбол матчыннан соң җанатарлар өчен бушлай шаттллар эше оештырыла. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округы хәрби прокуроры Игорь Афиногенов белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округның хәрби прокуроры Игорь Афиногенов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Юрист ике урында эшләүнең нинди очракта пенсияне арттырачагы турында сөйләде
Төп эш урыныннан тыш, тагын каядыр рәсми төстә эшләү, өстәмә иминият взнослары (эш бирүче дәүләткә түли) хисабына, киләчәктә пенсия күләмен арттырырга мөмкин. Юрист Вадим Виноградов «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Язмыш
100 яшьлек Инком абый«Яныгызга үзем киләм!»
Ютазы районының Бәйрәкә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Инком абый 100 яшен бәйрәм итә.
-
Авыл
Эш тәмен белүчеләр: унике баланың бишесе – авыл хуҗалыгында
Саба районының Сәрдә авылында яшәүче Нурия апа белән Рәшит абый Гыйлаҗетдиновлар унике бала тәрбияләп үстергән. Шуларның барысы да туган җирдә, авылда яши һәм бишесе тормышларын авыл хуҗалыгына бәйләгән.
-
Җәмгыять
Уйнап өйрәтү: Казанда «Туган тел фест» республика бәйге-премиясе нәтиҗә ясадылар
«Туган тел фест» республика бәйге-премиясе нәтиҗәләре билгеле булды. Анда республика, илнең төрле төбәкләреннән татар телендә белем һәм тәрбия бирүче сиксәнгә якын тәрбияче катнашты. Араларыннан биш юнәлеш буенча 15 җиңүчене сайлап алдылар. Телне өйрәтүдә нинди кыенлыклар бар? Тәрбиячеләр җиңү өчен дә сөенде, тәҗрибәләре белән дә уртаклашты.
-
Яңалыклар
Мәгариф министрлыгы балалар бакчалары өчен бердәм тәрбия программаларын эшләгән
Мәгариф министрлыгы балалар бакчалары өчен тәрбия бирү, укыту, балаларның үсеше бердәм программаларын эшләгән. Бу хакта «РИА Новости»га биргән интервьюсында ведомство башлыгы Сергей Кравцов сөйләгән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Путин Вячеслав Володинны Дәүләт Думасы Рәисе вазыйфасына тәкъдим итүне хуплавын белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә IX чакырылыш Дәүләт Думасына узган сәяси партияләр лидерлары белән очрашуда Вячеслав Володинны Федераль Җыенның түбәнге палатасы Рәисе вазыйфасына тәкъдим итүне тулысынча хуплавын белдергән, дип яза «ТАСС».
-
Җәмгыять
Хыялга таба: Түбән Камада коррекцион мәктәптә футбол фестивале уздырды
Футбол буенча Россия чемпионы, милли җыелма команданың легендар капкачысы, танылган футбол блогеры белән коррекцион һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне нәрсә берләштерә дип уйлыйсыз? 27 сентябрь көнне Түбән Камада бу сорауга җавапны бик тиз таптылар. Аларның барысын да уенга карата теләсә кайсы киртәләрне җиңәрлек эчкерсез мәхәббәт берләштерә!
-
Яңалыклар
Казанда Россия – Иран футбол матчы узганга берничә урамда транспорт хәрәкәте чикләнергә мөмкин
29 сентябрьдә, Россия һәм Иран җыелма командалары арасында футбол матчы уздырылган көнне, кирәк булган очракта, Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте һәм машина кую урыны чикләнә. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган, дип хәбәр Казан мэриясе.
-
Яңалыклар
«Земство мәдәният хезмәткәре» программасы кысаларында өстәмә конкурс игълан ителде
Татарстан Республикасында «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы кысаларында өстәмә конкурс буенча мәдәният хезмәткәрләрен сайлап алу игълан ителде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда пенсия билгеләгәндә белем алу вакытының ничек исәпкә алынуын аңлаттылар
Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен Татарстанда яшәүчеләрнең ким дигәндә 15 ел иминият стажы булырга тиеш. Белем алу еллары да бу чорга керәме дигән сорау туа. Белем алу еллары нинди очракларда стажга кертелүе хакында «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Телефонда башка кешеләрнең документларын сакларга ярыймы? – Белгеч җавабы
Соңгы вакытта күп кенә кешеләр телефоннарында туганнарының, дусларының яки хезмәттәшләренең паспорт күчермәләрен, туу турында таныклыкларын һәм башка шәхси документларын саклый. Белгечләр кисәтүенчә, бу гадәт җитди хокукый куркынычларга китерергә мөмкин.